avatar
Ильсия Бадретдинова (Ilsiia Badretdinova) | Official Page
@ilsiabadretdinova
17.01.2026 15:33
Бүген артистларның хөнәри бәйрәме.
Бәйрәм белән, коллегалар!

Талантларның язмышлары авыр ...
Чөнки алар гайре табигый.
Дөнья балалары арасында ,
Я дивана сыман, я үги.

Туры булсаң, нигә кәкре, диләр,
Кыек булсаң, нигә төз түгел,
Нигә инде мөгез чыгарасың,
Нигә безнең кебек без түгел?

Талантларның күңелләре нечкә,
Сындырып та була кимереп,
Сыйдырып та була бүгенгенең ...
Калыбына туры китереп...

Ахыр чиктә, үтереп тә була...
Тик терелтеп булмый кабаттан....
ТАЛАНТЛАРГА, ЗИНҺАР, КАГЫЛМАГЫЗ,
ҮЗЛӘРЕНЧӘ БУЛСЫН ТАЛАНТЛАР!!!
Ә. Атнабаев шигыре.
@amy.kosh ❤️

#ильсиябадретдинова #деньартиста
259
🔥 98
🥰 12
👍 6
😘 5
🤗 4
30 12 19.3K

Обсуждение 30

Обсуждение не доступно в веб-версии. Чтобы написать комментарий, перейдите в приложение Telegram.

Обсудить в Telegram

Ильсия Бадретдинова (Ilsiia Badretdinova) | Official Page

18K
Booking 8-917-286-73-71 (Гузель)
Открыть в Telegram