avatar
🕌Мечеть «Ахмадзаки»
@ahmadzaki_masjid
17.05.2026 19:38
🕌Мечеть «Ахмадзаки» Фото: Медиафайл
💫Һиҗри календарь буенча зөлхиҗҗә ае башланды. Зөлхиҗҗә аеның ун көне үзенчәлекле көннәр булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ, изге гамәлләргә өндәп, әлеге көннәрнең бу дөньядагы иң хәерле көннәр булуын әйткән.
Җәбирдән (радыя-Ллааһү гъәнһү)
тапшырыла, Мөхәммәд ﷺ(съаллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) болай дип әйткән:
«Бу дөньядагы иң хәерле көннәр – ул зөлхиҗҗә аеның ун көне».
Аннан: «Бу көннәрдә гыйбадәт кылучыларга тиңнәр бармы?» – дип сораганнар.
Ул:
«Аллаһы юлында мәрхүм булучыдан, ягъни шәһит булып китүчедән тыш, Аллаһы юлында булучылар арасында аларга тиңнәр юк», – дип әйткән
(Әл-Бәззар, Ибне Хиббән).
299

Обсуждение 0

Обсуждение не доступно в веб-версии. Чтобы написать комментарий, перейдите в приложение Telegram.

Обсудить в Telegram